Эчтәлеккә күчү

Комарау

58°06′04″ с. ш. 68°32′23″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Комарау latin yazuında])
Комарау
Дәүләт  Россия
Халык саны 11 (1989)[1],
0 (2002)[1]
Карта

Комарау (рус. Комарово, Юрты Комароу, Юрты Комаровские) — Төмән өлкәсенең Тубыл районындагы юкка чыккан татар авылы, 2004 елда исәптән төшерелә[2].

Хан авылыннан 2,8 километр көньяк-көнчыгышта, Комарау елгасының сул ярында урнашкан.

Авылны бохара татарлары нигезләгән була.[3][4]

1917 елга кадәр Тубыл губернасы Тубыл өязе Бохара вулысы составына керә. 1926 елга мәгълүматларга караганда, Комарау 77 хуҗалыктан тора. Административ яктан Урал өлкәсе Тубыл округы Тубыл районы Маслово авыл советы составына керә[5].

1989 елда авыла 11 кеше яшәсә, 2002 елга халык саны калмый.[6]

Элек бохара татарлары яшәгән.[7][8][9] Авыл халкы сөйләше тубыл-иртеш диалектының тубыл сөйләшенә караган.[10]

IV ревизия мәгълүматлары буенча, XVIII гасырның соңгы чирегендә Комарауда 131 кеше исәпләнгән, ә XIX гасыр уртасында (IX ревизия мәгълүматлары буенча) — 262 кеше. ХХ гасыр башында 281 кеше яшәгән.

Метрик язмаларның сакланып калган материалларына караганда, төп халкы бохаралылар булган, алардан тыш ясаклы татарлар да яшәгән.[4]

1926 елгы җанисәп буенча, авылда 297 кеше (156 ир-ат һәм 141 хатын-кыз) яшәгән, шул исәптән татарлар халыкның 100 % тәшкил иткән.



XIX гасыр башыннан авылда мәчет булуы билгеле, метрик китаплар сакланган.[4][11]

  1. 1,0 1,1 Итоги Всероссийской переписи населения – 2002. Тюменская область
  2. Об упразднении некоторых населенных пунктов Тюменской области.
  3. Статья Калиля Кабдулвахитова о поездке в татарские аулы Тюменской области.
  4. 4,0 4,1 4,2 Файзуллина Гузель Чахваровна, Тычинских Зайтуна Аптрашитовна, Фаизова Лилия Харисовна Тобольские бухарцы юрт Комаровских Тобольской губернии по данным метрических книг XIX – начала XX века // Томский журнал лингвистических и антропологических исследований (Tomsk Journal of Linguistics and Anthropology). 2023. Вып. 1 (39). С. 141-155. DOI:10.23951/2307-6119-2023-1-141-155
  5. Список населённых пунктов Уральской области(рус.). — Свердловск: Издание орготдела Уралоблисполкома, Уралстатуправления и окружных исполкомов, 1928. — Т. 12: Тобольский округ.. — 231 с.
  6. Итоги Всероссийской переписи населения – 2002. Тюменская область.
  7. Валеев Ф. Т. Сибирские бухарцы во второй половине XIX — начале ХХ в. (историко-этнографический очерк): дис. … канд. ист. наук. Ташкент, 1965. 389 с.
  8. Тычинских З. А. О некоторых особенностях формирования группы тобольских бухарцев в XVI—XIX вв. // Вестник Новосибирского гос. ун-та. Серия: История, филология. 2021. Т. 22, № 3: Археология и этнография. С. 109—121.
  9. Тычинских З. А. Расселение бухарцев в Прииртышье в XVII—XIX вв. // Тобольск научный — 2017: Материалы XVI Всероссийской (с международным участием) научно-практической конференции. 2017. С. 223—226.
  10. Алишина, Х. Ч. Говоры сибирских татар юга Тюменской области Текст.: Автореф. дисс. . канд. филол. наук / Х. Ч. Алишина. Казань: Изд-во КГУ, 1992.-22с.
  11. Список населенных мест Тобольской губернии / сост. Губ. стат. ком. по распоряжению г. тоб. губернатора, по сведениям, доставл. волост. правл. в 1903 г. и провер. с перепис. материалом. Тобольск: Губ. тип., 1904. 341 с.