Эчтәлеккә күчү

Википедия:Тролльләрне ашатмагыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тролльләрне ашатмагыз latin yazuında])

Тролльләргә карата мөнәсәбәтнең төп кагыйдәсе: зинһар өчен, аларны ашатмагыз. Аларның гамәлләре һәм үз-үзләрен тотышы турында шәрехләр язмагыз, җавап бирмәгез. Кайбер очракларда «тролльләрне ашату», аларның гамәлләренә игътибар җәлеп итү контрнәтиҗәле генә түгел, үзе дә троллинг яки деструктив гамәлгә исәпләнә ала һәм кыска вакытла блоклауга китерә ала. Андый чикләүнең максаты — әңгәмәне суыту һәм Википедиягә өстәмә зыян салуны туктату.

Катнашучының тролль булу-булмавын ачыкларга тырышканда, соңгы мөмкинлеккә кадәр уңай ниятләр сакларга һәм аның андый булмавына ышанырга тырышыгыз. Аның хаталарын мөмкин кадәр әдәпле итеп аңлатыгыз, шундый ук итагатьле итеп катнашучыга Википедиянең кагыйдәләрен аңлатыгыз, эшкә кагылышлы элгәре әңгәмәләргә сылтамалар китерергә мөмкин.

Катнашучы фикерләргә колак салырга, үз позициясен яңа мәгълүматка нигезләнеп үзгәртергә теләмәвен ачыктан-ачык күрсәткәнгә кадәр аны тролль дип санарга ашыкмагыз. Тик хәтта бу очракта да иң яхшысы — дәшми калу һәм башка катнашучыларга аның гамәлләренә карап үз нәтиҗәләрен ясарга мөмкинлек бирү. Халык алдында аны тролль дип атау каршылыкның көчәюенә, сезне кагыйдәләр бозуда гаепләүгә яки хәтта сезне блоклауга китерергә мөмкин. Шулай ук «яңа килүчеләргә ябышмаска» кагыйдәсен истә тотыгыз.

Тролльләрне ашатмагыз

[вики-текстны үзгәрт]
Зинһар өчен, тролльләрне ашатмагыз!

Күп катнашучылар бу киңәшне файдасыз дип саныйлар, чөнки теләсә кайсы зурлыктагы оешмада барыбер тролльнең хәбәрләренә нәкъ ул өмет иткәнчә җавап кайтаручылар табыла. Ләкин бу тролльне үзең ашату, провокацияләренә игътибар итү һәм ул көткән игътибарны бирүне акламый. Аларга игътибар бирүдән баш тарту — троллинг белән көрәшнең бердәнбер мәгънәле ысулы. Әгәр сез утка май өстәмәсәгез, вәзгыять, иң киме, начараймас. Әгәр көтелгән «энергия белән туену» алмаган тролльнең үз-үзен тотышы деструктив гамәлләрдә, вандализмда, кагыйдәләрне бозуда чагыла башласа, аны блоклау аша җиңеп була.

Троллингка нәкъ менә җавап бирмәү мөһим. Әлбәттә, тролльгә бу иншага сылтама җибәрү киңәш ителми, чөнки бу аның өчен ризык кына булачак. Булмаса, гаепсез катнашучыны үпкәләтәчәк.

«Акрын артка атлау» принцибының әһәмияте

[вики-текстны үзгәрт]

Википедиядә троллинг белән көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе — акрын артка атлау. Бу принцип провокацияле төзәтүне мәкалә яки бәхәс битендә күпмедер вакыт (гадәттә берйә ике көн) тотарга ирек бирә. Тиз арада реакция булмау тролльнең мотивациясен киметә, "энергетик туену"дан мәхрүм итә һәм аны каушата: провокация барып чыкмады. Ә котылгысыз артка таба атлау (төзәтмәләрне бетерү) аның эзләреннән арынырга ярдәм итә.


«Акрын артка атлау» ысулының төп катлаулыгы — аны еш төзәтелә торган мәкаләләрдә куллану авырлыгы. Андый мәкаләләрдә провокациядән соң башка кулланучылар, провокациягә игътибар итмичә һәм аны юкка чыгармыйча, төзәтү кирәк булмаган файдалы төзәтмәләр кертәләр.

Сезне ялгышып тролльгә санасалар, нишләргә

[вики-текстны үзгәрт]
Кайбер тролльләр күпер астында яшиләр. Ләкин күпер астында яшәүче һәркем тролль түгел

Кемнең дә булса тролль булуы турындагы фикер күп яктан субъектив, шуңа күрә гади катнашучы да ялгыш тролль булып күренә ала. Әгәр сез нигезсез гаепләү белән очрашсагыз, ниятләрегез бары тик изге булса, сез мәсьәләне чишүнең әлеге юлларына мөрәҗәгать итә аласыз:

  • Әгәр кешеләр сез X эшләгән өчен сезне тролль дип атасалар, Xны эшләүдән туктагыз.
  • Башка катнашучыларның изге ниятенә ышаныгыз, бу әңгәмәнең артык кызуын булдырмаска ярдәм итәр һәм сезне явыз ниятле катнашучы итеп күрсәтмәс. Еш кына әңгәмәдәшләрегезнең ниятләре чыннан да изге һәм алар да компромисска килеп, тынычлык урнаштырырга телиләр.
  • Фикерегезне башка сүзләр белән әйтеп карагыз. Еш кына кешене ирекле яки ирексез рәвештә башка кулланучыларга алар эшләмәгән яки әйтмәгән әйберләрне такканы өчен тролль булуда гаеплиләр, бу вакытта ул үзе дә бутала башлый, оппонентларының чын позициясен күрми, яисә башкаларга карата артык ачулы, тупас, кимсетүле эндәшә.

Хәлгә яңадан карагыз: сезнең дәлилләрегез чыннан да фактларга нигезләнәме һәм әңгәмәдәшләрегезнең чын позициясен чагылдырамы? Сезнең катнашучы битегездә троллингны хуплауга охшаш материал юкмы? Әңгәмәдә тупаслык, агрессиягә юл куймадыгызмы? Оппонентларыгызны сүз куешуда гаепләмәдегезме? Әгәр сез моны эшләүдән туктасагыз, кешеләр зур ихтимал белән сезгә яхшырак мөгамәләдә булачаклар.

  • Күтәрелгән сорауны киләчәккә калдырыгыз. Кайвакыт сез үз фикерегезгә йөз процентка ышансагыз да, төркем башкача уйларга мөмкин. Моны кабул итегез. Бәлки киләчәктә тагын кем-дә булса бу мәсьәләне күтәрер. Икенче юлы дискуссия сезнең фикерегезгә якынрак булган башка юнәлеш алырга мөмкин.
  • Шәхси мөрәҗәгатьләргә, кимсетүләргә үпкәләмәскә һәм кискен җавап бирмәскә тырышыгыз. Кайвакыт артык үпкәләү үзе үк башкалар тарафыннан троллинг дип кабул ителергә мөмкин.

Әгәр сез вәзгыятьне төркемдә сезнең турында урнашкан фикерне үзгәртергә бар көчегезне куеп та, төркемдәшләрегез сезне тролльгә санаудан туктамасалар, сездә яңа сәхифә ясап, «ак кәгазьдән башлау» теләге уянырга мөмкин. Бу тыелмаса да, кайвакыт мөмкин булган бердәнбер һәм иң яхшы чыгу юлы булса да, киңәш ителми. Иң яхшысы — үзегезгә ышанычны кайтару һәм булган сәхифәгездә уңай имидж төзү. Булган аккаунтыгызны саклап калу сезнең гамәлләрегезне фаразлап булуның мөһим өлеше.