Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
| Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасе | |
| | |
| Лидер: |
СБКФ ҮК Генераль (беренче) сәркәтибе |
|---|---|
| Нигезләү датасы | |
| Таратылу датасы | |
| Штаб фатиры |
Мәскәү, Иске мәйдан, 4 |
| Идеология: | |
| Яшьләр оешмасы: |
Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге |
| Әгъзалар саны: |
19 487 822 кеше (1989) |
| Шигарь: | |
| Гимн: | |
| Матбугат чарасы | |
Советлар Союзы Коммунистик Партиясе яки Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасе (tat.lat. Sovetlar Berlege kommunistik firqäse(үле сылтама), рус. Коммунистическая партия Советского Союза, КПСС, сөйләү телендә — па́ртия) — Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлегендә хакимлек итүче фирка, 1920-еллардан 1990 елга кадәр — СССРның бердәнбер фиркасе. Хакимлек итүгә монополия хокукына ия булган, шул статус СССР конституцияләрендә[1][2] беркетелә. Фирканең генерали секретаре Совет дәүләтенең Илбашы булып торган.
1991 елның 6 ноябрендә таратыла.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Фирка 1898 елда берничә социал-демократик һәм марксистик түгәрәкләр нигезендә оештырыла. Россия социал-демократик эшчеләр фиркасенең оештыру съезды Минскида 1898 елның 13—15 мартында үткәрелә.
1917 елда Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе курамыннан Россия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе аерылып чыга. 1918 елдан — Россия коммунистик (большевистик) фиркасе, 1925 елдан — Бөтенсоюз коммунистик (большевистик) фиркасе, 1952 елдан — Советлар Берлеге коммунистик фиркасе.
1991 елның 23 августында РСФСР җирендәге СБКФ эшчәнлеге туктатыла, аның милеге конфискацияләнә.[3] 1991 елның 6 ноябрендә РСФСР Президенты указы буенча тыела һәм таратыла.[4]
Әгъзалар саны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Ел | Әгъзалар саны[5] |
|---|---|
| 1927 ел | 786288 кеше |
| 1937 ел | 1453828 кеше |
| 1941 ел | 2490479 кеше |
| 1945 ел | 3965530 кеше |
| 1950 ел | 5510787 кеше |
| 1955 ел | 6610238 кеше |
| 1960 ел | 8017249 кеше |
| 1965 ел | 10811443 кеше |
| 1970 ел | 13395253 кеше |
| 1972 ел | 14109432 кеше |
| 1973 ел | 14330525 кеше |
| 1989 ел | 19487822 кеше |
Генераль (беренче) сәркатипләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| 1922–1953 | Йосыф Сталин |
| 1953 | Георгий Маленков |
| 1953–1964 | Никита Хрущёв |
| 1964–1982 | Леонид Брежнев |
| 1982–1984 | Юрий Андропов |
| 1984–1985 | Константин Черненко |
| 1985–1991 | Михаил Горбачёв |
| 1991 | Владимир Ивашко (в. б.) |
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
Фирка әгъзасы билеты
-
СБКП ҮК бинасы
-
СБКП Татарстан обкомының беренче секретаре таныклыгы
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Конституция (Основной Закон) Союза Советских Социалистических Республик (утверждена постановлением Чрезвычайного VIII Съезда Советов Союза Советских Социалистических Республик от 5 декабря 1936 года). Статья 126
- ↑ Конституция (Основной Закон) Союза Советских Социалистических Республик (Принята на внеочередной седьмой сессии Верховного Совета СССР девятого созыва 7 октября 1977 г.) Стаья 6.
- ↑ УКАЗ Президента РСФСР от 25.08.1991 N 90, archived from the original on 2011-11-07, retrieved 2013-03-20
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-11-07, retrieved 2013-03-20
- ↑ Коммунистическая партия Советского Союза, archived from the original on 2012-08-25, retrieved 2013-03-20