OpenAI
OpenAI — 2015 елның декабрендә Сан-Францискода штаб-фатиры белән нигезләнгән ясалма фәһем(ЯФ) өлкәсендә Америка фәнни-тикшеренү оешмасы. OpenAI составына Делавэр штатында теркәлгән коммерцияле булмаган оешма OpenAI, Inc һәм аның бүлендек коммерция ширкәте OpenAI Global, LLC керә. OpenAI үз алдына «имин һәм файдалы» көчле ЯФ коруны максат итеп куя, аны оешма «икътисади яктан иң кыйммәтле эшне башкаруда кешедән өстен булган югары мөстакыль системалар»дип билгели. Бу максатка ирешү өчен оешма берничә зур тел моделе, шул исәптән GPT-4 һәм ChatGPT, шулай ук Dall-E кебек сурәтләр ясау өчен модельләр булдырган; элек ул ачык чыганаклы модельләр бастырган. ChatGPT чыгарылышы ясалма фәһемгә киң кызыксыну уяткан дип санала.
OpenAI коммерцияле булмаган оешмасы 2015 елның декабрендә нигезләнгән; аның рәисдәшләре Сэм Олтман һәм Илон Маск булган. Оешма һәм аның бүлендек коммерция ширкәтенә нигез салучылар һәм җитәкчеләре арасында ЯФ өлкәсендә эшләүче галимнәр һәм мөһәндисләр, шул исәптән Илья Суцкевер, Грег Брокман, Тревор Блэквелл, Андрей Карпатый һәм Войцех Заремба. Оешма Y Combinator, Amazon Web Services, Infosys, РИД Хоффман, Джессика Ливингстон һәм Питер Тиль кебек эре инвесторлардан венчур финанслау ала. Microsoft ширкәте 2023 елда шулай ук OpenAI’га 10 миллиард доллар инвестицияләгән.
2023 һәм 2024 елларда OpenAI авторлык хокукларын бозу турында күп санлы мәхкәмә эшләренә юлыккан. 2023 елның ноябрендә OpenAI директорлар советы Сэм Олтманны баш директор вазифасыннан азат итәргә булды. Бу карар инвесторларны һәм хезмәткәрләрны нык борчыды. Microsoft Олтманны яңа ЯФ-юнәлешнең җитәкчесе вазифасына кабул итәчәген хәбәр итә; OpenAI’да 770 хезмәткәрнең 738е оешмадан китәргә һәм Олтман артыннан барырга әзер булуларын белдереп ачык хатка кул куялар. Нәтиҗәдә, Олтман яңадан кайтарыла, ә директорлар советында үзгәрешләр ясала.