JavaScript
JavaScript (/ˈdʒɑːvɑːˌskrɪpt/; аббр. JS /ˈdʒeɪ.ɛs./) — динамик программалау теле. Шулай ук ECMAScript исеме астында танылган (стандартта шушы, товар билгесе астында булмаган, исеме белән атала). Бу тел гадәттә, клиент ягында веб-битләргә интерактивлык өстәү, веб-браузер белән идарә итү һәм сервер белән асинхроник рәвештә аралашып, битләрне үзгәртү өчен (AJAX) веб-браузерның өлеше буларак кулланыла. JavaScript шулай ук «веб өчен ассемблер» дип танылган: кайбер веб кушымталарның клиент өлешен JavaScript’-ка компиляцияләнә торган телләрдә язалар (мәсәлән, CoffeeScript, ClojureScript яки TypeScript). Шудай да, JavaScript’ның кулланылышы веб-браузерлар белән генә чикләнми: сервер ягы (Node.js), уеннар ясау, десктоп һәм мәбил кушымталар язу өчен дә актив кулланыла.