JavaScript
Внешний вид
JavaScript (аббр. JS), шулай ук ECMAScript исеме астында танылган (стандартта шушы, товар билгесе астында булмаган, исеме белән атала), динамик программалау теле. Бу тел гадәттә, клиент ягында веб-битләргә интерактивлык өстәү, веб-браузер белән идәрә итү һәм сервер белән асинхроник рәвештә аралашып, битәрне үзгәртү өчен (AJAX) веб-браузерның өлеше буларак кулланыла. JavaScript шулай ук "веб өчен ассемблер" дип танылган: кайбер веб кушымталарның клиент өлешен JavaScript-ка компиляцияләнә торган телләрдә язалар (мәсәлән, CoffeeScript, ClojureScript яки TypeScript). Шудай да, JavaScript-ның кулланылышы веб-браузерлар белән генә чикләнми: сервер ягы (Node.js), уеннар ясау, десктоп һәм мәбил кушымталар язу өчен дә актив кулланыла.