Java
Java - Sun Microsystems (соңрак Oracle сатып алган) компаниясендә эшләп чыгалыган, объект-юнәлтелгән программалау теле. Java телендә язылган программалар, гадәттә махсус байт-кодка әйләндереләләр, шунлыктан, санак артхитектурасына бәсез рәвештә, теләсә кайтсы виртуаль Java-машинада башкарыла алалар. Рәсми дөнья күрү коне - 23 май 1995 ел.
Исеме
Башта телгә Oak ("Имән") исеме бирелгән була. Аны Джеймс Гослинг көнкүреш электрон җайланмаларын программалау өчен ясый. Нәтиҗәдә телнең исемен Javaга алыштыралар һәм клиент һәм сервер программалыры ясау өчен куллана башлыйлар. Java исеме кофе маркасы хөрмәтенә бирелә, ә кофе исә, үз чиратында, Һинд океанындагы утрау исемен йөртә. Шунлыктан теленең эмблемасы - парланып торган кофе. Башта программалау максаты булган көнкүреш техниксы үрнәге буларак кофе-машина аллюзиясенә бәйле, исем килеп чыгышының башка юрамалры да бар.