Эчтәлеккә күчү

Кытай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кытай latin yazuında])
Кытай
Байрак
Илтамга
Башкала Пекин
Халык саны 1 442 965 000 (халык санын бәяләү, 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1 октябрь 1949 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+08:00
Рәсми тел стандарт кытай теле (путуңхуа), кытай теле
География
Мәйдан 9,596,961 км²
Координатлар 35.8447°N 103.4519°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Кытай Халык Җөмһүрияте рәисе
Дәүләт башлыгы Си Җинпиң
Башлык исеме КХҖ беренче министры
Хөкүмәт башлыгы Ли Цян
0°0′0″N 0°0′0″E
Нигезләүче Кытай коммунистлар фиркасе
Икътисад
ТЭП $17 820 459 million (2021), $17 963 171 million (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге юән
Эшсезлек дәрәҗәсе 5% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.60 (2021)
КПҮИ 0.768 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 79 ел (2022)
Джини коэффициенты 38.2 (2019)[3]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 220 вольт[4]
Телефон коды +86
ISO 3166-1 коды CN
ХОК коды CHN
Интернет домены .cn


Кытай Халык Җөмһүрияте яки Чин Халык Җөмһүрияте (кыт. 中華人民共和國, гади. кыт. 中华人民共和国, пиньинь Zhōnghuá Rénmín Gònghéguó), кыскача КХҖ яки Кытайхалык саны буенча дөньяда икенче урында торучы Көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт. Россия һәм Канададан соң территория буенча өченче урында. 1949нчы елда Чин Халык Җөмһүриятен игълан иткәннән соң дәүләт белән Чин Коммунистик Фиркасе идарә итә.

Кытай 14 ил белән чиктәш: Әфганстан, Бутан, Мьянма (Бирма), Һиндстан, Казакстан, Кыргызстан, Лаос, Монголия, Непал, Пакистан (бәхәсле Кәшмир регионында), КХДҖ, Россия, Таҗикстан һәм Вьетнам.

Чин Конституциясе буенча Тайвань һәм аңа орынып торучы утраулар КХҖ составына керә. Чынлыкта бу территорияләр белән өлешчә танылган Чин Җөмһүрияте идарә итә.

Җәгърафи мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Кытайның табигате гаҗәпләнерлек төрле. Аның төньяк-көнчыгышы — дала һәм калкулыклар, монда салкын кыш һәм корылыклы эссе җәй. Көнбатышка таба Бөек Кытай тигезлеге сузыла. Ул — халык иң күп яшәгән төбәк. Анда игенчелек нык үсешкән. Күп гасырлар элек булганча, иксез-чиксез далаларны иңләп көтү-көтү сарыклар, елкы өерләре, дөяләр йөри. Кытайның урта өлешендә бөек Янцзы елгасы хакимлек итә. Аннан көньякка табан йөзләрчә чакрым җирләрне дөге басулары били. Субтропик көньяк-көнчыгышта тау битләүләре ясалма сикәлтәләргә бүлгәләнгән һәм аларда чәй плантацияләре урнашкан. “Кытай камелиясе” дип аталган чәй хәзер бөтен дөньяда билгеле, ә илнең көньягында чәйне ике мең елдан күбрәк вакыт эчәләр. һәм, ниһаять, Кытайның көньяк-көнбатышы — ул мәһабәт Тибет таулары. Аларның биеклеге 5 мең метрга җитә. Борынгы заманнарда Такла-Макан чүле аша һәм Тарим елгасы буйлап Бөек ефәк юлы үткән.

Илнең 88 процент мәйданын таулар һәм калкулыклар били. Тибетны төньяктан Кунь-лунь, көнбатыштан — Каракорым, көньяктан — Һималай, көнчыгыштан Хэндуаньшань таулары каплап тора. Һинд, Брахмапутра һәм Меконг кебек бөек елгалар да башлангычын Тибеттан ала. Гомумән, илдә 1,6 мең елга бар. 370 күлнең, урта гасырларда ук үткәрелгән 1,8 мең чакрым озынлыктагы Бөек Кытай каналының хуҗалык өчен әһәмияте бик зур.[15]

Чин тарихнасәсе буенча, якынча б.э.к. 2070 елда барлыкка килгән Ся династиясе булды, ләкин аның барлыгы күп кенә белгечләр тарафыннан шик астына куела.

Шаң династиясе — Чин территориясендә беренче барлыгы археологик, нарратив һәм эпиграфик чыганаклары белән дәлилләнгән дәүләт берәмлеге. Озак еллар дәвамында күрше кабиләләр белән сугыш алып барганлыгы сәбәпле б.э.к. 11 гасырга таба аның территориясе шактый киңәйгән. Шаң династиясе дәверендә оракул сөяге язуы — хәзерге чин язуының элгәре барлыкка килгән. Шаң династиясе б.э.к.1046 – б.э.к. 256 елларда хакимлек иткән Дҗоу (Чжоу) династиясе тарафыннан басып алынган. Бу дәвердә колбиләүчелек янәдән үсеш алган. Дҗоу династиясе басып алган зур терртиориясе беренче Дҗоу ваннары тарафыннан үз туганнарына, якыннарына вә гаскәрбашларына бүлеп бирелгән булган. Шул сәбәпле соңрак бу җирләрдә бер-берсе белән көрәш алып барган берничә патшалык пәйда булган. Көрәш дәвамында аерым эре патшалыклар барлыкка килделәр. Бу патшалыклар Джоу ванннарының хакимиятен танымаганнар. Шуннан соң алар арасында ике ярым гасыр дәвамында сугышлар булганнар («Яз һәм Көз дәвере», б.э.к. 722481 еллар). «Сугышкан патшалыклар» (б.э.к. V гасыр — б.э.к. 223 ел) дәверендә үз король, министрлыклар һәм гаскәре булган җиде куәтле патшалык оешып беткән. Шуларның иң көчлесе — Чин (Цин) дәүләте б.э.к. 221 елда башкаларны буйсындыра һәм бердәм кытай дәүләтен төзи.

Чин императоры Чин Шихуаң (Цинь Шихуан) үзен Кыйтайның беренче императоры дип игълан иткән. Ул күп ислахлар үткәргән: бердәм юл челтәре, акча берәмлеге, үлчәү бермлекләре кертелгән, кытай язуының стандартлаштыру үткәрелгән, һуннардан саклану өчен төньяк чигендә Бөек Кытай дивары корылган. Шул ук вакытта Чин Шихуаңның үтә авторитар сәясәте төрле гыйсъяннарга китергән, һәм аның үлеменнән соң тиз арада Чин империясе юкка чыккан.

Урта түрәләр катлмыннан чыккан Лю Баң б.э.к 206 елда Һән (Хань) исемле династиясенә һәм Һән империясенә нигез сала. Һән империясе дәверендә эре сәүдә мәркәзләре (Лояң, Чеңду, Һәндән, Линҗи) пәйда була, товар-акча мөнәсәбәтләре, эчке вә тышкы сәүдә үсеш алды. Көнчыгыш Төркистан арыклы көнбатыш — Урта Азиягә һәм Якын Көнчыгыш мәмләкәтләренә барган сәүдә юлы — Бөек ефәк юлы салынды. Басып алу яулары нәтиҗәсендә империягә Корея, Вьетнам, Монголия һәм Урта Азия кушылганнар. Гомумән, Һән династиясе дәвере Кытайның алтын гасыры булып санала, бу хәтта кытай халкының үзаталышында (кыт. трад. 漢族, гад. 汉族, пиньинь: hànzú, палл.: һәнзу) да чагылыш тапты.

Һән империясе таркалуыннан соң Өч патшалылык дәвере булды. Хәрби башлыклар арасында хакимият өчен көрәш нәтиҗәсендә 265 елда яңа Җин (Цзинь) империясе барлыкка килә. Ләкин 316 елда күчмә халыклар Җин империясен тар-мар итеп бөтен Төньяк Кытайны басып алганнар. Нәтиҗәдә Төньяк Кытайда төрле дәверләрдә 16 кытай булмаган патшалык хөкем сөрде. Кытай аксөякләрнең күп өлеше көньякка качып китеп, Көнбатыш Җин династиясенә (317420) нигез салдылар. Кытай булмаган патшалыклар арасында 100 елдан артык дәвам иткән үзара сугышлар нәтиҗәсендә Тоба Вей (Төньяк Вей) дәүләте (386—534) җиңүче булып чыгып, бөтен Төньяк Кытайны үз кулы астында берләштерде.

420581 елларда Көньяк һәм Төньяк династияләр хакимлек иткәннәр. Бу дәвердә Чинның көньякта Сун (420—479), Чи (479-502), Ляң (502-557), Чен (557—589), төньякта Төньяк Вей (386-534), Көнчыгыш Вей (534-550). Төньяк Чи (550-577), Көнбатыш Вей (535-557), Төньяк Дҗоу (550-581) кебек дәүләтләр пәйда булганнар. 581 елд суй династиясе Кыйтаны яңадан берләштерә. 618 елда хакимияткә Таң династиясе килә. Соң (Сун) династиясе (9601279) дөньяда иң беренче булып, кәгазь акчаларны чыгара башлый.

Төньяк һәм төньяк-көнбатышта Кытай территориясенең шактый өлешен Ляо киданьнар дәүләте, Ся тангытлар дәүләте басып алды. Соң империясе бу дәүләтләргә көмеш вә ефәк белән түләп торган.

13 гасырда Кытай әкренләп монголлар тарафыннан басып алынган. 1271 елда монголларның җитәкчесе Хубилай Юань династиясенә нигез салган. 1386 елда озак дәвам иткән көрәш нәтиҗәсендә Юань династиясе бәреп төшерелә һәм хакимияткә Миң династиясе килә.

16 гасырда Кытайда аурупалылар пәйда булганнар. 1557 елда Португалия Чинның Аомынь территориясен иҗарәгә алынган.

17 гасыр башында манҗур һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Кытай кризиска юлыкты. 16281645 еллардагы крестьяннәр сугышы нәтиҗәсендә Миң династиясе урыныннан төшерелгән. Кытайны манҗур баскынчылары басып алдылар. Хакимият манҗурларның Чиң (Цин, 1644—1911) династиясе кулына үтте. 

1937 елда Япония Чинның күпчелек территорияләренә керә һәм япон-чин сугышын башлый.

1937 елның 8 августны — Японнар Ханбалыкны басып ала.

Моннан соң АКШ Япониягә икътисадый эмбаргоны белдерә[16].

1949 елның 1 октябрендә Кытай Халык Республикасы игълан ителә, Кытай тарихи үсешнең яңа стадиясенә аяк баса.

1982 елның 29 апрелендә Кытай халык саны бер миллиардны узды.

Кытай 22 провинциягә бүленгән, Тайвань 23нче буларак санала. Шулай ук милли азчылыклар яшәүче 5 автоном район, үзәккә буйсынучы 4 шәһәр һәм 2 махсус административ район бар.

Провинцияләр (22/23)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
харита сурәте Исем рәсми исем башкала мәйдан кулланылган тел
Liaoning zh-hans:辽宁省
ru:провинция Ляонин
Шеньяң 145900 Southern Mongolian
Маньчжур теле
Чиңхәй zh-cn:青海省 Xining 696700 Вутун теле
Kangjia
Amdo Tibetan
кхам тибет теле
казакъ теле
Bonan
Көнчыгыш югур теле
Цат теле
Салар теле
Monguor
Гәнсу zh-cn:甘肃省
ug:گەنسۇ ئۆلكىسى
ru:провинция Ганьсу
Lanzhou 454000 Baima
Choni
Southern Mongolian
Jin
Amdo Tibetan
казакъ теле
уйгыр теле
Dongxiang
Bonan
Көнчыгыш югур теле
Сары уйгыр теле
Салар теле
Monguor
Хенань zh-cn:河南省 Zhengzhou 167000 Jin
Сычуань zh:四川省 Чыңду 485000 Baima
Gyalrong
стандарт кытай теле (путуңхуа)
Choyo
A-Hmao
Muya
Naluo
Choni
Guiqiong
Lavrung
Aluo
Ersu
Хмонг теле
Bouyei
Lisu
Amdo Tibetan
Northern Qiang
Southern Qiang
кхам тибет теле
Horpa
Namuyi
Lipo
Мандарин кытай теле
Tai Nüa
Zhaba
Shixing
хакка теле
Nuosu
Northern Pumi
Hmong Njua
Narua
Stodse
Wuding-Luquan Yi
Хейлуңҗаң zh-cn:黑龙江省 Харбин 454800 Oroqen
Southern Mongolian
Даур теле
Эвенк теле
Маньчжур теле
Guangdong zh:广东省 Гуаңҗу 179800 кантон теле
Biao
Iu Mien
She
юе теле
Dzao Min
Eastern Hongshuihe Zhuang
көньяк мин теле
хакка теле
Jiangsu zh-cn:江苏省
zh:江苏省
Нәнҗиң 98285 стандарт кытай теле (путуңхуа)
Мандарин кытай теле
ву теле
Чжэцзян провинциясе zh-cn:浙江省 Хаңҗу 101800 Huizhou Chinese
көнчыгыш мин теле
Northern Min
көньяк мин теле
ву теле
Hebei zh-cn:河北省 Shijiazhuang 187240 Southern Mongolian
Jin
Маньчжур теле
Anhui zh-cn:安徽省 Hefei 139000 Huizhou Chinese
ган теле
ву теле
Фуҗиян zh-cn:福建省 Fuzhou 121400 Min Zhong
Pu-Xian Min
көнчыгыш мин теле
Northern Min
көньяк мин теле
хакка теле
ган теле
ву теле
Хәйнән zh-cn:海南省 Haikou 33920 кантон теле
Ли теле
Cun
юе теле
Бе теле
Jiamao
Amdo Tibetan
көньяк мин теле
хакка теле
Цат теле
Danzhou dialect
Junjiahua
Mienic
Yunnan zh-cn:云南省 Kunming 394100 Buyuan Jinuo
Youle Jinuo
Southern Bai
Central Bai
Kaduo
U language
Katso
стандарт кытай теле (путуңхуа)
Mang
Sani
Qabiao
A-Hmao
Wa
Iu Mien
Muda
Micha
Axi
Azha
Moji
Azhe
Tai Ya
Muzi
Pa-Hng
Blang
Bumang
Naluo
Zokhuo
Dai Zhuang
Paha
Bit
Sangkong
Phupha
Enu
Zauzou
Pholo
Phola
Ache Yi
Samatao
Samei
Gepo
Bugan
Awu Yi
Hlersu
Sui
Sanie
Hu
Tai Hongjin
Sonaga
Tai Dón
Man Met
Tholo
Thopho
Khlula
Aluo
Kathu
Akeu
Kon Keu
Kua-nsi
Kuan
Kuamasi
Хмонг теле
Bolyu
Lashi
Lang'e
Lawu
Lamu
Lama Bai
Bouyei
Pa Di
Lolopo
Nusu
Lisu
дулун теле
Limi
тай-дам теле
Lachi
Bu-Nao
Mili
Ачанг теле
Lavu
Akha
кхам тибет теле
Zaiwa
Laomian
Honi
Piyo
Pela
лаху теле
Lipo
Hani
Мандарин кытай теле
Tai Nüa
таи лү теле
кхму теле
Дзингхпо теле
Nuosu
Awa
Langnian Buyang
Northern Pumi
Hmong Njua
Hmong Daw
Southern Pumi
Parauk
Red Gelao
Yerong
White Gelao
Alugu
Panyi Bai
Southern Lolopo
Lopi
Wusa Nasu
Xishanba Lalo
Nisi
Dongshanba Lalo
Eastern Lalu
Western Lalu
Rumai Palaung
E'ma Buyang
Ayizi
Narua
Northern Nisu
Wumeng Nasu
Lahu Shi
Hmong Shua
Wuding-Luquan Yi
Eastern Nisu
Chesu
Kemiehua
Alo Phola
Phala
Ani Phowa
Northwestern Nisu
Phupa
Phuza
Qila Muji
Northern Muji
Southern Muji
Southern Nisu
Southwestern Nisu
Bokha
Labo Phowa
Horned Miao
Hlepho Phowa
Phuma
Shandong zh-cn:山东省 Jinan 156700
Jilin zh-cn:吉林省
zh:吉林省
Changchun 187400 Southern Mongolian
Маньчжур теле
Hunan zh-cn:湖南省 Changsha 211836 кантон теле
Waxiang Chinese
стандарт кытай теле (путуңхуа)
Iu Mien
юе теле
Biao Min
Cao Miao
Dzao Min
Hm Nai
Bu-Nao
Kam
Мандарин кытай теле
Xiang Chinese
хакка теле
ган теле
Western Xiangxi Miao
Southern Tujia
Northern Tujia
Northern Dong
Guibei Zhuang
Eastern Xiangxi Miao
Eastern Qiandong Miao
Putonghua
Hubei zh-cn:湖北省
zh:湖北省
Үһән 185900 стандарт кытай теле (путуңхуа)
Мандарин кытай теле
Xiang Chinese
ган теле
Western Xiangxi Miao
Northern Tujia
Eastern Xiangxi Miao
Shanxi zh-cn:山西省 Taiyuan 156000 Jin
Guizhou zh-cn:贵州省
zh:贵州省
Guiyang 176167 Southern Guiyang Hmong
Central Bai
Northern Qiandong Miao
Kim Mun
стандарт кытай теле (путуңхуа)
A-Hmao
Iu Mien
Then
Ai-Cham
Cao Miao
Gejia
Sui
Maonan
Small Flowery Miao
Mak
Хмонг теле
Bolyu
Bouyei
Luopohe Miao
Bu-Nao
Kam
Мандарин кытай теле
Xiang Chinese
Hmong Njua
Hmong Daw
Western Xiangxi Miao
White Gelao
Mulao
Wusa Nasu
Northern Tujia
Central Mashan Hmong
Southern Qiandong Miao
Northern Mashan Hmong
Southern Mashan Hmong
Central Huishui Hmong
Eastern Huishui Hmong
Southwestern Huishui Hmong
Western Mashan Hmong
Northern Guiyang Hmong
A'ou
Qau
Northern Dong
Guibei Zhuang
Wumeng Nasu
Hmong Shua
Southwestern Guiyang Hmong
Eastern Xiangxi Miao
Northern Huishui Hmong
Eastern Qiandong Miao
Horned Miao
Шэньси провинциясе zh-cn:陕西省 Сиань 205800 Jin
Jiangxi zh:江西省 Nanchang 166900 стандарт кытай теле (путуңхуа)
Iu Mien
Huizhou Chinese
Northern Min
Мандарин кытай теле
көньяк мин теле
хакка теле
ган теле
ву теле
Taiwan zh-cn:台湾省 35581
Yi


Автоном районнар (5)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
харита сурәте Исем рәсми исем башкала мәйдан кулланылган тел
Эчке Монголия zh-cn:内蒙古自治区
mn-mong:ᠥᠪᠥᠷ ᠮᠣᠩᠭᠣᠯ ‍ᠤᠨ ᠥᠪᠡᠷᠲᠡᠭᠡᠨ ᠵᠠᠰᠠᠬᠤ ᠣᠷᠣᠨ
Hohhot 1181104 Southern Mongolian
Bargu-Shineken Buriyad
Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы zh-cn:新疆维吾尔自治区
ug-arab:شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونی‎
Өремче 1664897.17 үзәк тибет теле
Southern Mongolian
кыргыз теле
казакъ теле
уйгыр теле
Сибо теле
Әйну теле
Даур теле
Dongxiang
Эвенк теле
Или төркичәсе
Сарыкүл теле
Салар теле
тибет теле
Guangxi zh-cn:广西壮族自治区
za:Gvangjsih Bouxcuengh Swcigih
Nanning 235001 кантон теле
Northern Qiandong Miao
стандарт кытай теле (путуңхуа)
Chadong
Iu Mien
Then
юе теле
Biao Min
Cao Miao
Sui
Mulam
Lakkja
Хмонг теле
Bolyu
Hm Nai
Bu-Nao
E
Kam
Мандарин кытай теле
вьет теле
Kiong Nai
Younuo
Xiang Chinese
хакка теле
Western Xiangxi Miao
Yerong
Biao Mon
Wusa Nasu
Northern Dong
Hmong Shua
Eastern Xiangxi Miao
Central Hongshuihe Zhuang
Ниңчә-Хуэй автономияле районы zh-cn:宁夏回族自治区 Yinchuan 52188 Southern Mongolian
Tibet Autonomous Region zh-cn:西藏自治区
bo:བོད་རང་སྐྱོང་ལྗོངས།
en:Tibet Autonomous Region
sk:Tibetská autonómna oblasť
Lhasa 1228400 үзәк тибет теле
Amdo Tibetan
кхам тибет теле
тибет теле


Үзәккә буйсынучы шәһәрләр (4)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
харита сурәте Исем рәсми исем башкала мәйдан кулланылган тел
Чуңчиң zh-cn:重庆市 Yuzhong District 82403 Western Xiangxi Miao
Northern Tujia
Eastern Xiangxi Miao
Nanjing
Guangzhou Direct-controlled Municipality
Үһән
Шаңхай zh-cn:上海市 Huangpu District 6341 ву теле
Shanghainese
Нәнҗиң zh-cn:南京市 Xuanwu District 6587.02
Тиәнҗин zh-cn:天津市 Hexi District 11920
Shenyang


Махсус административ район (2)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
харита сурәте Исем рәсми исем башкала мәйдан кулланылган тел
Һоң Коң zh:中華人民共和國香港特別行政區
en:Hong Kong Special Administrative Region of the People's Republic of China
zh:香港
en:Hong Kong
Victoria 1105.69
1649.34
2755.03
инглиз теле
кантон теле
стандарт кытай теле (путуңхуа)
юе теле
Hong Kong Sign Language
Мандарин кытай теле
Macau zh:中華人民共和國澳門特別行政區
pt:Região Administrativa Especial de Macau da República Popular da China
Municipality of Macau 115.3 стандарт кытай теле (путуңхуа)
Мандарин кытай теле
кантон теле
юе теле
Макан теле
португал теле


Кытай Халык Республикасының үзенчәлеге шунда: алар сәнәгать җитештерүе, фермер һәм шәхси хуҗалыкларны техник яктан тәэмин итүдә авыл хуҗалыгы техникасы һәм инвентарьларны поставкалауда алга киткән. Узган гасырның 70нче елларында Кытай, җиргә дәүләт хуҗа булган шартларда һәм хөкүмәт ярдәме күрсә­телгәндә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юнәле­шендә зур казанышка иреште.

Янцзы елгасыннан төньяктарак бодай игәләр. Төньяк-көнчыгышта — кытай борчагы, шулай ук тарының бер төре — гаолян үстерәләр. Аның орлыгын азык буларак кулланалар. Әлеге вакытта Кытайда 500 миллион тонна ашлык җи­тештерелә. Ашлык культу­раларының уңышын күтәрүдә яңа технологияләр яхшы нәтиҗә бирә. Дәүләт ярдәмен тоеп, җирдә хезмәт итүче Кытай крестьяннары илнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итә алды.

Кытайның куәтле сәнәгать потенциалы товарларны күп­ләп чит илләргә сату мөм­кинлеге бирә. Кытай товарларын АКШка экспортлау күләме — 398 миллиард, ә БРИКС илләренә нибары 141 миллиард доллар тәшкил итә. Һәм, әлбәттә, БРИКСтагы илләрнең “Зур җиде”гә берләшкән илләргә экспорт күләме елдан-ел артуы да игътибарга лаек. Бу сумма 1,1 триллион доллар тәшкил итсә, эчке әйлә­нештәгесе 596 миллиард доллардан артмый.[17]

Иң зур шәһәрләре – Чунцин, Шаңхай, Чыңду, Харбин, Тяньцзинь, Шиндзяджуан, Ухань, Чиңдау, Гуанджоу.

Кытай – күпмилләтле ил. Анда 56 милләт яши: хань, монгол, татар, хуэй, тибет, уйгыр, мяо, ийц, джуан, буитя, корея, маньджур, дунц, яотян, салар һ.б. милләтләр. Хань (кытай) милләте – 92 процент. Барлык милләтләр дә, саннары күпме булуга карамастан, тигез хокуклы итеп санала.

Кытай рәсми рәвештә атеистик дәүләт булып тора һәм үз халкының дине буенча мәгълүматлар бирми. Шул сәбәпле дини демография буенча төгәл мәгълүматлар юк. Кытай Конституциясе дин тоту иреген гарантияли. Рәсми теркәлмәгән теләсә нинди дини оешма дәүләт тарафыннан эзәрлекләүгә дучар була. Кытай халкының 85 % ы дингә ышана, 15 % ы үзләрен атеист дип саный.

Соңгы мең ел эчендә кытай мәдәнияте күп кенә дини агымнарның йогынтысына дучар була. Даочылык, буддачылык һәм конфуцийчылык илнең «өч тәгълиматы» булып санала. Әлеге өч дин халык дине формасында бөтен ил буенча таралган.

Диннәрнең иң таралганнары – Даочылык, буддачылык , конфуцийчылык, ислам, католиклык. Диннәр Конституция һәм закон ярдәмендә саклана.

Бәяләүләр буенча, халыкның 2-3 % ы — мөселманнар, христианнар 5 % тәшкил итә. Буддизмны Кытай халкының 10-18 % ы якын итә. 30 % тан артык кытайлы җирле халык диннәрен куллана[18][19][20][21]. Һинд дине Кытайда азчылык тарафыннан тотыла. Әлеге дин хәзерге кыйтга Кытайда бик чикләнгән таралышлы, ләкин археологик дәлилләр Индуизмның урта гасырлар Кытаенда булганын раслый.

Кытайда ислам динендәге ун милләт халкының саны якынча 18 млн кеше тәшкил итә. Аларга башкортлар, уйгырлар, казакълар, татарлар, кыргызлар, үзбәкләр, дунсян, таҗиклар, хуэй мөселманнары керә. Кытай мөселманнары, нигездә, хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр, таҗиклар — шигый-исмәгыйлиләр.

Кытай халык университетының(ингл.) социологик тикшеренү үзәге 2013 елдан 2015 елга кадәр үткәргән (31 төбәктән 4382 дин тотучыны) сораштыру нәтиҗәсендә, «ислам — Кытай яшьләре арасында иң киң таралган дин» дигән нәтиҗә чыгарылган. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, 30 яшькә кадәрге кытайларның 22,4 % ы үзен мөселман дип саный.

Вэй Дедун, Кытай халык университетының фәлсәфә мәктәбенең буддизм тикшеренүләре профессоры:

Кытайлылар арасында мөселман яшьләре саны буддистлар һәм католикларныкыннан югарырак булуның сәбәбе: ислам тарафдарларының күбесе этник азчылыкка карый, аларның хатын-кызлары еш кына берничәшәр бала таба, балалары да ислам динен кабул итә[22]

Дәүләт корылышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Чин — халык җөмһүрияте. Гамәлдәге конституциясе 1988 елның 4 декабрендә кабул ителгән; 1988, 1993, 1999 елларда аерым төзәтүләр кертелгән. Конституциягә күрә, Бөтенкытай халык вәкилләре мәҗлесе (БХВМ) — дәүләт хакимиятенең иң югары органы. БХВМ дәүләт башлыгын — КХҖ рәисен һәм аның урынбасарларны сайлый. Канун чыгаручы хакимиятне БХВМ гамәлгә ашыра. БХВМ провинция, автоном район, үзәккә буйсынучы шәһәрләр һәм кораллы көчләр тарафыннан сайланган депутатлардан гыйбарәт. БХВМның даими эшләүче органы — Даими кәмитит. БХВМ вәкаләт мөддәте 5 ел. Башкарма хакимиятне Дәүләт шурасы (хөкүмәт) гамәлгә ашыра. Ул БХВМ һәм аның даими комитеты алдында хисәп тота. Дәүләт шурасының вәкаләт мөддәте — 5 ел.

Кытай солдаты. 2008 ел

.

Кытайның кораллы көчләре дөньяда сан ягыннан иң зурлардан дип санала. Ул атом-төш һәм ракета державасы булып тора.

Кытайның халык-азатлык армиясендә (КХАА) 2,5 млн кеше исәпләнә.

Соңгы еллардагы көчле модернизация нәтиҗәсендә Кытайның кораллы көчләре якын киләчәктә иң заманча корал булдырачак[23].

  1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
  2. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; чыгару датасы: 2022.
  3. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
  4. "World Plugs"; архивлау датасы: 6 февраль 2018; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе; архивка URL сылтама: https://web.archive.org/web/20180206033008/http://www.iec.ch/worldplugs/list_bylocation.htm.
  5. Си Цзиньпин занял высший государственный пост в Китае, возглавив "пятое поколение" руководителей, archived from the original on 2013-10-20, retrieved 2014-03-04 
  6. В Китае завершился процесс передачи власти новому "пятому поколению" руководителей страны
  7. [1]
  8. Тайваньны, Һонконгны һәм Макаоны исәпләмичә.
    Атлас мира, обзорно-географический, ИПУ РАН, ООО «УНИИНТЕХ», Москва, 2004.
    Атлас мира, ПКО «Картография» федеральной службы геодезии и картографии России, Москва, 2005.
  9. Census.gov (2013). Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce. әлеге чыганактан 2013-05-09 архивланды. 2013-05-09 тикшерелгән.
  10. GDP. World Bank. әлеге чыганактан 2013-02-15 архивланды. October 9,2012 тикшерелгән.
  11. 11,0 11,1 World Economic Outlook Database: China. International Monetary Fund (October 2012). әлеге чыганактан 2013-02-15 архивланды. 2 January 2013 тикшерелгән.
  12. Data refer to the year 2013. IMF database, IMF.
  13. Шулай ук һонконг доллары (Һонконгта) һәм Макао патакасы (Макаода).
  14. Human Development Report 2013. United Nations Development Programme (2013). әлеге чыганактан 2013-08-13 архивланды. 2014-03-04 тикшерелгән.
  15. Бөек дәүләт, мәңгелек халык
  16. No Choice But War: the United States Embargo Against Japan and the Eruption of War in the Pacific. — McFarland, 1995. — ISBN 0-7864-0141-9
  17. Башкортстан — инвестицияләр мәйданы, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-11-13 
  18. China Religion, Economy and Politics(ингл.)
  19. 全球国家及城市可靠翔实的人口数据和信息 (China Population Information and Research Center) 2010 елның 15 март көнендә архивланган.(кыт.)(ингл.)
  20. National Bureau of Statistics of China(ингл.)
  21. UN World Population Prospects (2019 Revision). United Nations population estimates and projections(ингл.)
  22. Yuen Yeuk-laam. Religious Chinese are younger: report. Global Times, 8.07.2015(ингл.)
  23. АКШ күзләве: Кытай тиздән кораллануда иң алдынгы ил булачак

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]