Эчтәлеккә күчү

Сальмонеллёз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сальмонеллёз latin yazuında])
7 июл 2016, 06:31 юрамасы; Irekhaz (бәхәс | кертем) (Создано переводом страницы «Сальмонеллёз»)
(аерм.) ← Искерәк юрама | Соңгы юрама (аерм.) | Яңа юрама → (аерм.)

Сальмонеллез — кеше һәм хайваннарның йогышлы авыруы. Salmonella затына, Enterobacteriaceae гаиләсенә караган бактерияләр тудыра.

Кеше сальмонеллезы

Башлыча инфекцияләнгән хайван һәм кош продуктларын ашаганнан соң башлана. Авыру бактерияләре ашказаны-эчәк юлына үтеп керә һәм токсиннар бүлеп чыгара. Инкубация чоры 2 сәгатьтән алып 3 тәүлеккә кадәр. Гастроинтестиналь, таралган (тифка охшаш һәм септик вариантлары) сальмонеллез формалары һәм сальмонеллез бактерияләрен йөртүчәнлек аерыла.

Төп симптомнары

Тән температурасы күтәрелү, өшеп калтырау, косу, эч китү, эч авырту һ.б. Диагностика өчен клиник-эпидемиологик һәм лабороторияләрдә (бактериологик, серологик) тикшерү мәгълүматлары кулланыла.

Дәвалау

Медикаментоз (антибактериаль, инфузия һ.б. препаратлар).

Мөмкин өзлегүләр

Гиповолемия, инфекцион токсикоз шоклары, йөрәк җитешмәүчәнлеге һ.б.

Искәртү

Азык-төлек продуктларын җитештерүдә, ташуда һәм саклауда гигиена таләпләрен һ.б. үтәү.

Мал сальмонеллезы

Инфекция чыганагы — авыру хайваннар һәм бактерия йөртүчеләр. Авыру алиментар, аэроген, корсак эче (колын, сарык бәрәне) юллары аша йога.

Төп симптомнары

Кискен авыру очрагында - тән температурасы күтәрелү, малның төшенке хәле, аппетит бозылу, эч китү, конъюнктивит; ярым кисен һәм хроник очрагында — хәлсезләнү, пневмония, артрит, сарыкларда, бияләрдә — аборт һ.б. Диагностика өчен клиник, патологоанатомик, эпизоотологик, лаборотор тикшерү мәгълүматлары кулланыла.

Дәвалау

Медикаментоз (авыруга каршы махсус сүл, антибиотиклар, нитрофуран препаратлары, бактериофаглар һ.б.).

Искәртү

Малны асрау һәм ашатуның зоогигиена һәм ветеринария‑санитария кагыйдәләрен үтәү, ана малны һәм туган яшь малны вакцинацияләү, карантинда тоту һ.б. Малны суерга мәҗбүр булган очракта алардан алынган продуктлар сальмонеллезны кисәтү өчен тикшерелә.

Башкортстанда авыруны тикшерү һәм анализлау

Кеше сальмонеллезы

Башкортстанда 100 мең кешегә 2004 ел — 33,3, 2006 ел — 33,9, 2008 ел 43,7 сальмонеллез белән авырган кеше теркәлгән. 21 гасыр башыннан Медицина университетында Д. Х. Хунафина җитәкчелегендә Сальмонеллез диагностикасы, клиникасы, аны дәвалау мәсьәләләре б‑ча тикшеренүләр алып барыла (А. П. Мамон, Ә.М.Шәмсиева), авыруның этиологик, клиник‑эпидемиологик структурасы өйрәнелә (А. Н. Бурганова, Р. З.Гомәрова, В. Ф.Шәйхмиева), С. этиотроп терапиясе ысуллары камилләштерелә (Бурганова, А. Т.Галиева, Шәмсиева).

Мал сальмонеллезы

Башкортстанда 2003-07 елларда бу авыру белән авыру очраклары теркәлгән (баш саны): сыер малы — 17, дуңгыз — 5. 20 гасырның 30-40 нчы елларында Ветеринария лабораториясендә бозау һәм колын сальмонеллез эпизоотологиясе һәм махсус искәртү мәсьәләләре (В. Н. Грибанов, И. А. Смирнов), 20 г. 90 нчы елларында Аграр университетта сальмонеллез очрагында мал эчәклегенең иммуногенезын көйләү һәм микробиоценозын төзәтү өчен умартачылык продуктларын куллану мәсьәләләре (Р. Т. Маннапова) һ.б. өйрәнелә.

Сылтамалар